+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 апрель 2019, 16:14

“Агач утырт – тормыш бүләк ит!”

20 апрельдән 20 майга кадәр Башкортстан Республикасында халык, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары һәм волонтерлар катнашлыгында урманнарны тергезү буенча айлык үткәреләчәк.

20 апрельдән 20 майга кадәр Башкортстан Республикасында халык, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары һәм волонтерлар катнашлыгында урманнарны тергезү буенча айлык үткәреләчәк.Айлык һәм “Яшел Башкортстан” бердәм республика акциясе 2019 елның 1 мартында Караидел районында үткән Республика урман форумы йомгаклары буенча республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның боерыгын үтәү максатында үткәреләчәк.“Безгә бергәләп халык арасында урманнарга сакчыл мөнәсәбәт булдыру, агачларны, табигатьне саклау өлкәсендә күләмле эш алып барырга кирәк”, - дигән иде ул чакта Радий Хәбиров.Айлыкның төп максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын урман фонды территориясендә урман ресурсларын һәм төбәкнең урман хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне саклау һәм тергезүгә җәлеп итү. Айлык кысаларында авыл биләмәләре территорияләрендә, урманнарда агачлар утырту буенча күләмле акцияләр оештырылачак, дип аңлаттылар республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында.27 апрельдә барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында “Агач утырт – тормыш бүләк ит!” слоганы астында “Яшел Башкортстан” бердәм республика акциясе үтәчәк. Инвентарьне, үсентеләрне урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урыннарда таратачак, шулай ук алар волонтерларга агачларны дөрес итеп утырту технологиясен өйрәтәчәк. Барлыгы айлык барышында 30 млн үсенте утырту планлаштырыла.
Читайте нас: