+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 апрель 2019, 15:01

СНИЛС бирү формасы үзгәрде

2019 елның 1 апреленнән “Мотлак пенсия страхованиесы системасында шәхси (персонификацияләнгән) исәп турында” Федераль законына үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер страховкаланган гражданнар теркәлгән вакытта мотлак пенсия страховканиесы страховка таныклыгы – СНИЛС (“яшел карточка”) мотлак алырга тиеш түгел.

2019 елның 1 апреленнән “Мотлак пенсия страхованиесы системасында шәхси (персонификацияләнгән) исәп турында” Федераль законына үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер страховкаланган гражданнар теркәлгән вакытта мотлак пенсия страховканиесы страховка таныклыгы – СНИЛС (“яшел карточка”) мотлак алырга тиеш түгел.Аның урынына теркәлүне раслаучы документ, шул исәптән электрон төрдә дә кертелә. Бу документны Русия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә, МФЦга яки эш бирүче аша тиешле гариза биргәннән соң алырга була.Әгәр дә гражданин страховка таныклыгын югалткан икән, аның дубликатын сорап Русия Пенсия фонды идарәсенә шәхси мөрәҗәгать итәсе юк, кирәкле мәгълүматны Пенсия фонды сайтында “Гражданинның шәхси кабинеты” аша (Гражданинның шәхси кабинеты-Шәхси исәп-Страховка таныклыгы дубликатын бирү турында гариза тапшыру) онлайн режимда белергә мөмкин. Бастырып чыгарылган документны эшкә урнашканда “яшел карточка” урынына тапшырырга була.Элегерәк бирелгән таныклыклар гамәлдә кала, аларны алмаштырырга кирәкми, страховкаланган кешенең пенсия хокукларын булдыруга закондагы үзгәрешләрнең йогынтысы юк.
Читайте нас: