+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 апрель 2019, 11:43

Анатолий Квасов – иң алдынгы карашлы кулланучы

Уфада пенсионерлар арасында компьютер күптөрле көрәше буенча VII чемпионаты булды.

16 апрельдә Уфада “Өченче буын халык университеты” программасы буенча укыганнар арасында компьютер күптөрле көрәше буенча VII Республика чемпионаты җиңүчеләре билгеләнде.Иң алдынгы карашлы кулланучы исеме өчен 55 яшьтән өлкән 25 катнашучы көрәште. Алар барсы да “Өченче буын халык университеты” программасы кысаларында “Компьютер белеме нигезләре” дисциплинасы буенча уку үткән, ярышның шәһәр һәм район этаплары җиңүчеләре. Ике сәгать дәвамында катнашучылар Русия Федерациясе Пенсия фонды порталы, Яндекс эзләүләр системасы тәгаенләнешен белүгә, Интернетта хәвефсезлек буенча биремнәр үтәде. Нәтиҗәдә иң югары тизлекне һәм дөрес җавапларны Дәүләкән районыннан Елена Яшина һәм Федоровка районыннан Анатолий Квасов күрсәтте. Чемпионат җиңүчеләренә кубоклар, дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Җиңүчеләр июнь башында Киров шәһәрендә үтәчәк компьютер күптөрле көрәше буенча IX Бөтенрусия чемпионатында республикабыз данын яклаячак.
Читайте нас: