+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 апрель 2019, 13:19

Башкортстанда цемент җитештерүдә ягулыкның экологик төрен кулланачаклар

12 апрельдә “ЭКО-Сити” төбәк операторы БР Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы, “ХайдельбергЦемент Рус” җәмгыяте белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

12 апрельдә “ЭКО-Сити” төбәк операторы БР Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы, “ХайдельбергЦемент Рус” җәмгыяте белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Яклар RDF ягулыгын (RDF, яки Refuse Derived Fuel ягулыгы – калдыклардан торган ягулык төре. Ул энергия алу өчен тәгаенләнгән) эшләү һәм аны куллана башлау тармагында озайлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү турында килеште.

Күмер, нефть, газ урынына RDF ягулыгын файдалану атмосферага углекислый газны чыгаруның күләмен киметергә ярдәм итәчәк. Шулай итеп, цемент мичләрендә RDF ягу табигатькә әзерәк тәэсир итәчәк.

Бу килешү – Башкортстан Республикасында сәнәгать һәм каты коммуналь калдыкларын эшкәртү өчен тәүге экотехнопарк булдыруда чираттагы адым. Әлеге вакытта булачак экотехнопаркның резидентлары һәм индустриаль партнерларыннан кластер булдырыла.

О. Арамелева,

“ЭКО-Сити” төбәк операторы матбугат секретаре.
Читайте нас: