+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 апрель 2019, 11:07

Иртәгә, 25 апрельдә, 11.00 сәгатьтә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдиновның матбугат конференциясе үтәчәк

Ведомство җитәкчесе 2019 елның 1 мартында Караидел районында үткән Республика урман форумы нәтиҗәләре буенча БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының йөкләмәсен үтәүгә карата оештырылган урманнарны тергезү буенча айлыкны, “Яшел Башкортстан” бердәм республика акциясен үткәрү трында җентекләбрәк сөйләячәк.

Ведомство җитәкчесе 2019 елның 1 мартында Караидел районында үткән Республика урман форумы нәтиҗәләре буенча БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының йөкләмәсен үтәүгә карата оештырылган урманнарны тергезү буенча айлыкны, “Яшел Башкортстан” бердәм республика акциясен үткәрү трында җентекләбрәк сөйләячәк.Айлыкның төп максаты (ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк) – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын урман фонды территориясендә дә, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә дә урман ресурсларын тергезү һәм саклау проблемаларына җәлеп итү.“Яшел Башкортстан” акциясе “Агач утырт – тормыш бүләк ит!” слоганы астында 27 апрельдә үтәчәк.Моннан тыш, Бөтенрусия агач утырту көне кысаларында, урманнарны тергезү буенча башка чаралар – хезмәт коллективлары вәкилләре, җирле халык, яшьләр, җәмәгать оешмалары, волонтерлар катнашлыгында “Тормыш агачы”, “Хәтер урманы” акцияләре, республиканың 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган аллеяләр утырту оештырылачак.
Читайте нас: