+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 апрель 2019, 11:10

Урман хуҗалыгы министры бар халыкны “Яшел Башкортстан” акциясендә актив катнашырга чакырды

Иртәгә республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә “Агач утырт – тормыш бүләк ит!” слоганы астында “Яшел Башкортстан” бердәм акциясе үтәчәк.

Иртәгә республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә “Агач утырт – тормыш бүләк ит!” слоганы астында “Яшел Башкортстан” бердәм акциясе үтәчәк.

“Урманнарны тергезү күләме буенча республикабыз Волга буе Федераль округында беренче һәм Русия буенча – дүртенче урында тора. Традиция буенча, үсентеләрнең күпчелеге интенсив урман әзерләү барган мәйданнарда утыртылачак”, - дип хәбәр итте “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Аның сүзләренә караганда, барлыгы быел җиде гектардан артык мәйданга яшь үсентеләр утыртылачак. Айлык барышында 30 млнга якын агач: 23,5 млн данә нарат, 4,5 млн – чыршы, 1,5 млн – каен, корычагач, юкә, пирамидаль тупыллар утырту планлаштырыла. Былтыр барлык утыртылган агачларның 94 процентын ылыслы агачлар тәшкил иткән иде.

Уңайлылык өчен Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урман утырту буенча акцияләр үтәчәк участокларның интерактив навигация картасын эшләгән. Ә һәр муниципалитетта экологик айлык оештыру өчен җаваплы зат билгеләнгән.

Якын арада урманнарны тергезү буенча шулай ук башка – “Тормыш агачы”, “Хәтер урманы” акцияләрен үткәрү, Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган истәлекле аллеяләр ачу ниятләнә.

("Башинформ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча).
Читайте нас: