+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 апрель 2019, 12:37

Җавап бирегез – сезне эзлиләр!

Редакциябезгә алыс Ханты-Мансийск автрономияле округының Нягань шәһәреннән Наталья Осипова (Егорова) хат җибәрде. Безгә ул әнисенең үтенече буенча мөрәҗәгать итә.Лидия Сергеевна Осипова (кыз фамилиясе Коростелева) Октябрьский шәһәрендә тегүчеләр училищесында бергә укыган ахирәтен эзли.

Редакциябезгә алыс Ханты-Мансийск автрономияле округының Нягань шәһәреннән Наталья Осипова (Егорова) хат җибәрде. Безгә ул әнисенең үтенече буенча мөрәҗәгать итә.
Лидия Сергеевна Осипова (кыз фамилиясе Коростелева) Октябрьский шәһәрендә тегүчеләр училищесында бергә укыган ахирәтен эзли. Кызганычка каршы, аның турында мәгълүмат бик күп түгел. Аның исем-шәрифе Барышникова Любовь Федоровна (кыз фамилиясе), 1942-1943 елларда туган булырга тиеш. Лидия Сергеевна аның ике өлкән абыйсы булуын, берсенең исеме Василий икәнлеген хәтерли. Аларны дәү әниләре үстергән. Шулай ук Л.С. Осипова Любовь Федоровнаның кияүгә чыгуын, иренең исеме Николай булуын, ике кызлары тууын белә. Барлык мәгълүмат шушы. Федоровка авылы һәм районы халкына мөрәҗәгать итәбез: бу хатын турында ни дә булса белүчеләр булса, 2-73-00, 2-72-89 телефоннары аша редакциягә шалтыратуыгыз сорала.
Читайте нас: