18-20 апрельдә үткән Ялта форумында РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанның барлык милли проектларда да катнашуын, аларның һәрберсенең төбәк өчен мөһим булуын белдерде.“Без барлык проектларга да заявка бирдек, - диде агентлыкка Р. Хәбиров. – Безнең өчен милли проектларның барсы да мөһим. Кайсысын атасагыз да, без аның буенча эшлибез”.