+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 Май 2019, 12:05

Күпбалалы гаиләләр өчен транспорт салымы буенча льгота

“Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында күпбалалы гаиләдә бер ата-ана (яки уллыкка алучы) яисә опекун (попечитель) транспорт салымыннан азат ителергә мөмкин.

“Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында күпбалалы гаиләдә бер ата-ана (яки уллыкка алучы) яисә опекун (попечитель) транспорт салымыннан азат ителергә мөмкин. Моның өчен салым хезмәтенә тиешле гаризаны тапшырырга кирәк. Льготалар двигателенең куәтлелеге 150 ат көченә кадәр булган җиңел автомобильләр, шулай ук двигателенең куәтлелеге 125 ат көченә кадәр булган автобуслар өчен – сайлап алу буенча һәр типтагы транспорт чарасының берсе өчен генә каралган. Мондый салым льготасының гамәл вакыты – 2018 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәр.
Читайте нас: