+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 Май 2019, 17:13

Республикада махсус янгынга каршы режим гамәлдә!

Коры, эссе һава торышы аркасында янгыннар санының артуы күзәтелә.

Коры, эссе һава торышы аркасында авыл хуҗалыгы биләмәләре территорияләрендә, шәхси торак секторында, бакчаларда янгыннар санының артуы күзәтелә, урманнар яна.

Табигатькә зыян салына, уттан халыкның мөлкәте харап була. Коры үлән яну мәйданы инде 7400 гектар тәшкил итте, 800 гектар урман уттан зыян күрде.

Хәтерегезгә төшерәбез, махсус янгынга каршы режим булганда учаклар ягу, авыл биләмәләре һәм шәһәр округлары территорияләрендә, бакчаларда, предприятиеләрдә янгын хәвефле эшләр башкару тыела!

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаяти җаваплылык каралган.

Күмертау районара күзәтчелек эшмәкәрлеге һәм профилактика эшләре бүлеге.
Читайте нас: