+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 Май 2019, 11:07

Башкортстанда “Спорт – тормыш нормасы” проекты тормышка ашырылачак

Бу проектны тормышка ашыруга 2019 елда 195,8 млн сум бүленәчәк.

Бу проектны тормышка ашыруга 2019 елда 195,8 млн сум бүленәчәк. Акча спорт мәктәпләрен җиһазландыруга, спорт мәйданчыклары булдыруга юнәлтеләчәк. Футбол мәйданчыкларын, җиңел атлетика йөгерү юлларын заманчалаштыру, РФ җыелма командалары өчен спорт резервы әзерләүче спорт оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтү планлаштырыла. Гражданнарны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен күләмле спорт чаралары оештырылачак, урам тренажерлары куячаклар, йөгерү һәм атлау өчен юлларны төзекләндерәчәкләр. Ә районнарда ГТО комплексы нормативларын үтәүгә әзерләнү өчен 22 урам спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.Русия Президенты Владимир Путин “Демография” милли проектына спортны үстерү буенча чараларны кертергә кушты. 2019-2024 елларга исәпләнгән милли проектка “Балалары туганда гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү”, “Хатын-кызларның эшкә урнашуында ярдәм итү”, “Өлкән буын”, “Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту”, “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектлары керә.
Читайте нас: