+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 Май 2019, 16:49

Уфада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының III Халыкара съезды үтә

Кичә “Торатау” Конгресс-холлында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының III Халыкара съезды ачылды.

Кичә “Торатау” Конгресс-холлында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының III Халыкара съезды ачылды. Аның темасы – “Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү: хаталар өстендә эш”.Съезд кысаларында БР Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Уфа дәүләт нефть техник университеты һәм “ЭКО-Сити” төбәк операторы арасында инвестиция проектларын тормышка ашыру өлкәсендә һәм Экотехнопарк булдыру максатында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Экотехнопаркта калдыклар белән эш итүнең сортларга аерудан икенчел эшкәртүгә кадәр тулы циклны үз эченә алган заманча системасы булдырылачак, дип күзаллана.Шулай ук съезд делегатлары Ишембай районында “ЭКО-Сити” төбәк операторының 200 мең тонна куәтлегендәге эре заманча чүпләрне сортларга аеру заводын ачуда катнаштылар.
Читайте нас: