+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 Май 2019, 18:37

Кара, әни, нинди матур чәчәкләр!

Ялларда һава торышы куандырмады, әлбәттә, әле яңгыр сибәли, әле юлындагы бөтен әйберне очыртып җил дулый. Шулай булса да, без авылыбызның яшелгә төренеп килгән әйләнә-тирәсе буйлап йөреп килергә булдык.

Ялларда һава торышы куандырмады, әлбәттә, әле яңгыр сибәли, әле юлындагы бөтен әйберне очыртып җил дулый. Шулай булса да, без авылыбызның яшелгә төренеп килгән әйләнә-тирәсе буйлап йөреп килергә булдык. “Кара, әни, нинди матур чәчәкләр!” – дип кычкыра улым (аны туктатып торырлык түгел, без әкренләп кенә барган чакта, ул биш тапкыр безне урап узып китә) һәм алыстан зәңгәр япма булып күренгән кыңгыраулар үскән аланга күрсәтә. “Ә бусы нинди чәчәк?” Боларның “күгәрчен күзе” икәнлеген әйтәм, аларны өзергә кирәкмәгәнлеген аңлатам. Шушында ук кыргый гладиолуслар да үсеп утыра, алар да озакламый чәчәк атачак. Ә улым, “алар бит барыбер күп” дип, тузганаклардан булса да миңа гөлләмә ясап тоттыра. Ниһаять, кирәкле урынга килеп җитәбез. Гадәттә, монда кузгалак күп үсә. Ялгышмаганбыз, быел да уңган кузгалак. Тәмле, әчкелтем үләнне бер капчык итеп җыябыз. Ә кичен инде телеңне йотарлык бәлеш булачак!
Читайте нас: