+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 Май 2019, 17:00

Башкортстанда WorldSkills компетенцияләре буенча 30 остаханә барлыкка киләчәк

WorldSkills (Ворлдскиллс) Русия компетенцияләре буенча 30 заманча остаханә 2019 елда республикабызның һөнәри белем бирү оешмалары нигезендә булдырылачак.

WorldSkills (Ворлдскиллс) Русия компетенцияләре буенча 30 заманча остаханә 2019 елда республикабызның һөнәри белем бирү оешмалары нигезендә булдырылачак.Башкортстанда “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Яшь профессионаллар (Һөнәри белем бирүнең конкурентлыкка сәләтен арттыру)” төбәк проектының паспорты расланды, “заманча материаль-техник база белән җиһазландырылган остаханәләр саны” күрсәткечләрнең берсе булып тора. 2024 елга республикада алар саны 50дән ким булмаска тиеш.Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы 2019 елда федераль бюджеттан грантлар бирүгә конкурс сайлап алуы үткәрде. Башкортстаннан алты колледж: Уфа технология һәм дизайн, Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык, Уфа машиналар төзү, Аксеново агросәнәгать, Стәрлетамак күп профилле һөнәри һәм Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжлары конкурсны уңышлы үтә алды.Конкурс йомгаклары буенча республикада “Сәнгать, дизайн һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсе”, “Төзелеш”, “Мәгълүмат-коммуникация технологияләре”, "Сәнәгать-инженер технологияләре", “Авыл хуҗалыгы”, “Социаль өлкә” юнәлешләре буенча 30 остаханә барлыкка киләчәк. Бу максатларга федераль бюджеттан 138 миллион сумнан артык акча җәлеп итү планлаштырыла.
Читайте нас: