Башгидрометүзәк хәбәр итүенчә, 22 май кичке сәгать сигездән 23 май кичке сәгать сигезгә кадәр республикада болытлы һава торышы көтелә. Төнен кыска вакытлы яңгыр, көндез шулай ук яңгыр, урыны белән көчле яңгырлар явачак. Аерым районнарда яшен булачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метргача, көндез секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.Һава температурасы төнен 2-7 градус. Таулы районнарда 0, -2 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Көндез һава температурасы 16-21 градус булачак.