+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июнь 2019, 10:55

“Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда “Чал Урал легендалары” конкурс-фестивале үткәрелә

Республикада “Мәдәният” милли проектның “Иҗади кешеләр” төбәк проекты кысаларында Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Русиядә Театр елына багышланган “Чал Урал легендалары” Ачык конкурс-фестивале үткәрелә.

Республикада “Мәдәният” милли проектның “Иҗади кешеләр” төбәк проекты кысаларында Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Русиядә Театр елына багышланган “Чал Урал легендалары” Ачык конкурс-фестивале үткәрелә.Катнашуга Башкортстан Республикасының һәм Русиянең башка төбәкләренең балалар музыка, хореография, художество һәм сәнгать мәктәпләре, колледжлар каршындагы педагогия практикасы музыка мәктәпләре тәрбияләнүчеләре, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр дә, мәдәният йортлары, гомум белем бирү мәктәпләре, балалар-үсмерләр иҗад үзәкләре каршындагы иҗад коллективлары, шулай ук Башкортстан Республикасының мәдәният тармагындагы һөнәри белем бирү учреждениеләре чакырыла.Конкурс-фестиваль ике: “Легенданы сәхнәдә күрсәтү” һәм “Легенда рәсем сәнгатендә” номинацияләрендә үтәчәк. Соло яки коллектив катнашу мөмкин.“Чал Урал легендалары” конкурс-фестивалендә катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат БР Мәдәният министрлыгының РУМЦ рәсми сайтындагы Положениедә күрсәтелгән (Конкурсы, выставки/Информация о мероприятиях, проводимых в Республике Башкортостан).
Читайте нас: