+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июль 2019, 17:51

Президентның юлларда яшерен камералар кую ярамаганлыгы турында белдерүеннән соң Гомумрусия халык фронты гражданнардан камераларны законсыз урнаштыру очраклары турында хәбәр итүләрен сорады

Русия президенты, Гомумрусия халык фронты лидеры Владимир Путин гомум кулланылыштагы автоюллар челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча Дәүләт советы утырышында юлларда яшерен камералар куярга ярамаганлыгы турында белдерде.

Русия президенты, Гомумрусия халык фронты лидеры Владимир Путин гомум кулланылыштагы автоюллар челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча Дәүләт советы утырышында юлларда яшерен камералар куярга ярамаганлыгы турында белдерде. Аларны куюның максаты – юллардагы авариялелекне, травматизмны киметү, кешеләрнең гомерен саклау дип ассызыклады дәүләт башлыгы.Камераларны кую юл участогының махсус шартларына җавап бирергә, ә аларның барлыгы турында тиешле билгеләр хәбәр итеп торырга тиеш. Әгәр дә бу шарт сакланмый икән, «Дорожная инспекция ОНФ/Карта убитых дорог» проекты активистлары гражданнарны бу турыда Халык фронтының «Убитые дороги» мобиль приложениесендә хәбәр итергә чакыра. Халык фронты алынган мәгълүматны прокуратурага җибәрергә әзер, дип белдерде «Дорожная инспекция ОНФ/Карта убитых дорог» проекты координаторы, Дәүләт думасы депутаты Александр Васильев.Васильев гражданнарны игътибарларын юлларда камералар куйгандагы җитешсезлекләргә юнәлтүләрен сорады. “Камераларның дислокациясе анык участокның хәвефсезлеген арттыру өчен махсус кагыйдәләр белән раслана. Шуңа да алар тәртипсез рәвештә куелырга тиеш түгел”, - диде ул.«Дорожная инспекция ОНФ/Карта убитых дорог» проекты активистлары камера алдыннан аның турында хәбәр итүче билгеләр булу-булмавын, камераларны кую закон буенча булу-булмавын мониторинглаячак.“Без бу мәгълүматны җыеп, аны прокуратурага җибәрәчәкбез. Контроль участоклары кануният таләпләренә җавап бирергә тиеш”, - диде Васильев.Ул тизлек режимын үтәргә кирәклеген, әмма камераларның акча эшләү ысулы булырга тиеш түгеллеген билгеләде: “Бу юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү ысулы булырга тиеш”.Шулай, әгәр дә юл участогында хәвефсезлек белән хәл уңай, машиналар сәгатенә 60 чакрым тизлек белән йөргән, ә кинәт сәгатенә 40 чакрым тизлек белән йөрү кирәклеге турында билге барлыкка килгән икән, бу урындагы власть вәкилләренең штрафлар салып, бюджетка акча җыю теләге турында сөйләргә мөмкин. “Ә бу инде кануниятне бозу. Аның өчен җаваплылык каралган. Камераларны кую юлдагы хәлгә ярашлы булырга, төбәкнең Дәүләт автоинспекциясе начальнигы тарафыннан расланырга тиеш”, - дип аңлатты Васильев.
Читайте нас: