+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июль 2019, 14:09

Туймазы районында Бишинды елгасы аша күперне реконструкцияләү вакытыннан алда тәмамланган

Бүген Туймазы районының Иске Собхангул авылында төбәк кимәлендәге Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы автомобиль юлының 54+874 чакрымында Бишинды елгасы аша күпер техник ачылды.

Бүген Туймазы районының Иске Собхангул авылында төбәк кимәлендәге Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы автомобиль юлының 54+874 чакрымында Бишинды елгасы аша күпер техник ачылды.Реконструкция эшләре 2019 елның гыйнвар аенда башланган иде. Контракт буенча объектны тапшыру – 2019 елның 15 октябре. Заманча техника һәм эшләрне тәүлек әйләнәсенә башкаруны оештыру аркасында объект эксплуатациягә вакытыннан алда тапшырылды. Әле 35 метр озынлыктагы күперне реконструкцияләү тәмам. Бүгенге көнгә кадәр анда буяу, автомобиль юлы читен тәртипкә китерү эшләре бара.Инде искергән, хәвефсезлек нормаларына җавап бирмәгән тимер-бетон күпер сүтелгән. Яңа күпер тимер-бетон свайларны монолит ригельләр белән тоташтырып эшләнгән. Анда шулай ук цинкланган тимер барьер корылмасы куелган.Яңа күпер заманча хәвефсезлек һәм транспорт үткәрү таләпләренә тулысынча җавап бирә. Корылманың хезмәт вакыты 25 елдан ким түгел.Быел Башкортстанда 25 автомобиль күперен төзү һәм реконструкциялау планлаштырылган. Яңа һәм реконструкция ясалачак объектлар Дүртөйле, Краснокама, Баймак, Туймазы, Бәләбәй, Мәчетле, Иглин, Уфа, Бакалы, Бөре, Мишкә һәм Илеш районнарында урнашкан.
Читайте нас: