+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 июль 2019, 17:06

Русиядә күпбалалы гаиләләргә ипотеканы компенсацияләү турында закон гамәлгә керде

Русия Президенты Владимир Путин күпбалалы гаиләләргә ипотека кредитларын 450 мең сум күләмендә өлешләтә компенсацияләүне күзаллаган законга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин күпбалалы гаиләләргә ипотека кредитларын 450 мең сум күләмендә өлешләтә компенсацияләүне күзаллаган законга кул куйды. 19 июньдә Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителгән һәм 26 июньдә Федерация Советы хуплаган тиешле закон чәршәмбе көнне хокуки мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр чорда өченче һәм арытабангы балалары туган гаиләләргә кагылачак. Компенсация салымнан азат ителәчәк.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, программаның операторы ДОМ.РФ булачак. Түләүне алу өчен гаиләләр кредитны биргән банкка гариза, стандарт документлар җыелмасы, шулай ук балаларның туу турындагы таныклыкларын тапшырачак. ДОМ.РФ кредит оешмасына заемчының кредитын өлешләтә каплауга үз исәбеннән акча күчерәчәк, алар бюджеттан субсидияләү исәбенә кайтарылачак. Шулай ук быел ипотеканы өлешләтә каплауга 30 мең Русия гаиләсе акча ала алачак дип әйтелгән иде.

Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: