11 июльдә Мәскәүдә Башкортстан Республикасы икътисади үсеш министры вазыйфасын башкаручы Лилия Мәзитова “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү”, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү” милли проектларын, төбәк үсеш программаларын, 2025 елга кадәр Русия Федерациясенең үсеш Стратегиясен тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проектын тормышка ашыруның агымдагы торышы буенча фикер алышты. Анда катнашучы предприятиеләрне стимульләштерү чаралары, аерып алганда, салым льготалары исемлеген киңәйтү мөмкинлеге каралды.
2025 елга кадәр РФ үсеш Стратегиясен башкару юнәлешләре буенча фикер алыштылар. Макротөбәкләрнең социаль-икътисади үсеш стратегиясен әзерләү һәм аларны тормышка ашыру механизмнары, шулай ук РФ субъектларының өстенлекле икътисади специализациясен куллану каралды.
Киңәшмәне йомгаклап, катнашучылар ирекле дискуссия форматында төбәк үсешенең көнүзәк мәсьәләләрен тикшерде. Сүз социаль-икътисади үсеш территорияләре һәм икътисади зоналарның функцияләве турында барды.