+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 июль 2019, 11:50

Тәрбиячеләр “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында һөнәри белем алды

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында белемнәрен арттырган “Тәрбияче. Тәрбияләү өлкәсендә белгеч” кабаттан һөнәри әзерләү курслары тыңлаучылары укуларын тәмамлады.

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында белемнәрен арттырган “Тәрбияче. Тәрбияләү өлкәсендә белгеч” кабаттан һөнәри әзерләү курслары тыңлаучылары укуларын тәмамлады. Аудиториядә “Изге куллар” тәрбиячеләр һәм өлкәннәрне караучылар хезмәте хезмәткәрләре булды. Егерме елга якын элек Наталья Родионова җитәкчелегендә ачылган агентлыкның исеме күпләргә таныш. Кемгә ярдәм, хәстәрлек, игътибар кирәк – аның хезмәткәрләре шулар янында.Эш белән мәшгуль ата-аналарның алыштыргысыз ярдәмчеләре баланы рухи, интеллектуаль һәм физик яктан үстерү заманча методикаларына, гаиләнең функцияләве үзенчәлекләренә, үзеңнең хокукларыңны һәм бурычларңны белеп, аралаша белү серләренә өйрәнде, шулай ук төрле яшьтәге балаларны карау буенча белемнәрен ныгытты. Халыкара исемнәре булган бизнес-тренерлар Илдар Килмәтовның һәм Габдулла Хәмитовның, гаилә психологлары Сергей Жадановның һәм Евгения Лялинаның, тренер-игропрактик Флүрә Терегулованың һәм башкаларның лекцияләре һәм тренинглары файдалы булды.Хәтерегезгә төшерәбез, республика предприятиеләре һәм оешмаларының пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрен кабаттан укытуга юнәлтелгән программа алты елга исәпләнгән. Ел саен “Демография” милли проекты кысаларында республиканың мең ярымга якын гражданын укыту планлаштырыла.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: