+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2019, 12:07

Башкортстанда тау шуу курорты барлыкка киләчәк

Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Белорет районындагы Мраткино тау шуу үзәге тиздән эре туристик үзәккә әвереләчәген белдерде.

Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Белорет районындагы Мраткино тау шуу үзәге тиздән эре туристик үзәккә әвереләчәген, анда тау чаңгысы трассаларының озынлыгы 7,7 чакрымнан 16,2 чакрымга, ә елына курортка килгән кешеләр саны 70 меңнән 500 меңгә кадәр артачагын белдерде.-Без Мраткинога инвестор таптык – бу илебездә яхшы билгеле “Садовое кольцо” компаниясе, - дип язды БР башлыгы социаль челтәрләрдә. – Бу европа классындагы курорт булачак. 3-4 елдан соң трассаларның саны һәм озынлыгы ике тапкырга артачак, туристларны ел әйләнәсенә җәлеп итеп торган нокталар барлыкка киләчәк, ә иң мөһиме – республика икътисадка өстәмә якынча алты млрд сум акча алачак.Шулай ук Хәбиров республиканың башка юнәлешләр буенча да (Янгантау һәм Торатау геопаркларын, Бөрҗән кластерын күздә тотып) инвесторлар көтүен аңлатты. “Садовое кольцо” компаниясе Мраткинода ике кунакханә төзиячәк. 150 урынга исәпләнгән өч йолдызлысында балалар аквапаркы, ә 110 урынга исәпләнгән дүрт йолызлысында җылы ачык бассейн һәм спа-үзәк булачак. Шулай ук инвесторлар 570 өч йолдызлы һәм 375 дүрт йолдызлы апартаментлар комплексын да төзиячәк. Комплекс территориясендә скандинав йөрүе өчен зур трасса, 11 чакрым ат маршрутлары, балалар уен трассалары, футбол, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары урнашачак. Кышын тау һәм йөгерү чаңгыларында шуарга, шугалакка барырга, тюбингларда, чанада шуарга яки каргизгечләрдә йөрергә мөмкин булачак. Елның теләсә кайсы вакытында үзәк кунаклары өчен картинг, балалар аквапаркы, спа-комплекс һәм мунча, рельсларда бобслей һәм зипрайдер ачык булачак.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#регпроектыбашкортостан
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: