+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2019, 11:38

Русия чүп реформасы белән 40 елга соңга калды

Русия президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов сүзләренә караганда, проблеманы хәл итү өчен эшкәртү буенча 200 завод төзергә кирәк.

Русия президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов сүзләренә караганда, проблеманы хәл итү өчен эшкәртү буенча 200 завод төзергә кирәк.Шулай ук Сергей Иванов русиялеләр чүпне үзаллы сортларга бүлсен өчен аларны финанс яктан ситмулләштерергә тәкъдим итә.Сергей Иванов Русия чүп түгү проблемасын артык соң хәл итә башлады дип саный. “Каты көнкүреш калдыклары тармагында реформа белән бер 40 елга соңга калдык”, - дигән ул “Вести 24” телеканалына интервьюсында.
Ул реформаның беренче нәтиҗәләре турында тик чүп эшкәртү комплекслары төзелгәннән соң гына сөйләп булачагын билгеләде. “Экология” милли проектына ярашлы, 200 тирәсе комплекс барлыкка киләчәк.
Шулай ук Сергей Иванов русиялеләрне чүпне аерып җыюга стимулләштерергә чакырды. Аның сүзләренә караганда, монда финанс мотивация ярдәм итәргә мөмкин. Әгәр дә кешеләр чүпне төрле савытларга ташлый икән, алар тариф буенча элекек кебек бер савытка ташлаучылардан әзрәк түләргә тиеш.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварында хөкүмәт чүп чыгару һәм үтилләштерү базарын реформалый башлады. 20 июньдә үткән туры линия барышында Путин чүп реформасы барышын шәхсән контрольгә алачагы турында белдерде. “Чүп – бик үк матур тема булмаса да, мин аны да тикшерәчәкмен”, - диде дәүләт башлыгы. Аның сүзләренә караганда, чүп проблемасы иң кискеннәрдән санала башлады: элегрәк илдә чүпне эшкәртү турында уйламаганнар, шуңа бәйле полигоннарда калдыклар дистәләгән еллар буе җыелды.
Яңалык чыганагы: https://ria.ru
Нина Зотина фотосы (РИА Новости).
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#владимирпутин
Читайте нас: