+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июль 2019, 11:25

Башкортстанда милли проект буенча электрон дәүләт хезмәтләре сыйфатын мониторинглау системасын кертәчәкләр

Башкортстанда “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында электрон дәүләт хезмәтләре сыйфатын мониторинглау, контрольләү һәм үстерү системасын кертәчәкләр.

Башкортстанда “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында электрон дәүләт хезмәтләре сыйфатын мониторинглау, контрольләү һәм үстерү системасын кертәчәкләр. Ул 2021 ел азагында эшли башлаячак, дип хәбәр итте республиканың мәгълүматләндерү буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.“РФ цифрлы икътисады” милли проектының “Цифрлы дәүләт идарәсе” төбәк проектына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен электрон төрдә күрсәтүнең сыйфатын мониторинглау, контрольләү һәм үстерү бердәм мәгълүмат системасын кертү буенча мәсьәлә кертелде. Мониторинглау системасын булдыру һәм аны кертү вакыты – 2021 ел азагы”, - дип хәбәр ителә.РАНХиГС мәгълүматлары буенча Башкортстан барлык өстенлекле дәүләт хезмәтләрен дә электрон төргә күчергән ун Русия төбәге исемлегенә керде. Мониторинглау системасы аларны күрсәтүнең сыйфатын ткишерергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар дәүләт комитетында. “Кертеләчәк мониторинглау системасы статистик мәгълүматлар, мәсәлән, хезмәт күрсәтүдән баш тартулар өлеше, хезмәтләр күрсәтүнең регламентланган вакытын бозу, башкарма власть федераль органнары – Пенсия фонды, Росреестр, Суд приставлары федераль хезмәте һәм башкалар сораулары буенча җавап бирү вакытын бозу кебек мәгълүматлар булдыруга юнәлтелгән”, - дип өстәделәр мәгълүмат хезмәтендә.Дәүләт хезмәтләре порталы эшен тестлау мониторинглау системасының аерым режимы булачак.Барлыгы Владимир Путинның майдагы указларына ярашлы билгеләнгән 12 милли проектны үтәүгә республикага 170,6 млрд сум акча бүләләр.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#владимирпутин
Читайте нас: