2019 елда төбәк укытуга 1 мең сертификат алачак, дип хәбәр иттеләр үткән җомгада республиканың мәгълүматләндерү буенча дәүләт комитетының мәгълүмат хезмәтендә.
“Республика персональ цифрлы сертификатлар буенча халыкны түләүсез укыту моделен кулланып карау өчен биш пилот төбәгенең берсе булды. Ел буена Башкортстанга һәрберсе 15 меңгә кадәр номинал белән 1000 сертификат биреләчәк. Кешеләр “Цифрлы икътисад” милли проекты буенча бүленгән федераль бюджет акчасы исәбенә укытылачак”, - дип хәбәр итәләр мәгълүмат хезмәтендә.
Программа буенча укыту белән республиканың алдынгы югары уку йортлары, колледжлары, төбәкнең эре предприятиеләренең өстәмә һөнәри белем бирү үзәкләре шөгыльләнәчәк. Катнашучылар документ белән расланган көнүзәк белемнәр алырга тиеш. Укытуга сертификатны 16 яшьтән пенсия яшенә кадәрге урта яки югары һөнәри белемнәре булган кешеләр, шулай ук студентлар ала ала.
“РФ цифрлы икътисады” милли проекты 2024 елга кадәр эшләнгән һәм үз эченә цифрлы мохитне норматив көйләү, мәгълүмат инфраструктурасы, цифрлы икътисад өчен кадрлар, мәгълүмати хәвефсезлек, цифрлы технологияләр һәм цифрлы дәүләт идарәсе дигән алты федераль проектны алган. Якындагы алты елга милли проектны финанслау күләме – 1,5 трлн сумнан артык.