+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 июль 2019, 11:05

Путин аз килемле гаиләләрне торак белән тәэмин итәргә кушты

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә аз килемле гаиләләрне гомум милек итеп саклау шарты белән торак белән тәэмин итү механизмнарын эшләргә кушты.

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә аз килемле гаиләләрне гомум милек итеп саклау шарты белән торак белән тәэмин итү механизмнарын эшләргә кушты. Кремльнең мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, мондый йөкләмә торак төзелеше мәсьәләләре буенча кануният һәм дәүләт башлыгы карарлары үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча бирелгән.“РФ хөкүмәтенә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында халыкның торак шартларын яхшырту һәм 2024 елга торак төзелеше күләмен арттыру максатында аз килемле гражданнарны гомум милек итеп саклау шарты белән торак белән тәэмин итүнең өстәмә механизмнарын эшләүне тәэмин итәргә”, - диелә документта.Бу йөкләмәне үтәү вакыты – 2019 елның 10 октябре.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#владимирпутин
Читайте нас: