+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июль 2019, 11:17

Милли проект алыс авыллар халкына ярдәм итә

Башкортстанның Сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм республика кардиология үзәге “Сәламәтлекне саклау” милли проектына кергән “Йөрәк-кан тамырлары чирләренә каршы көрәш” төбәк программасын тормышка ашыруга тотынды.

Башкортстанның Сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм республика кардиология үзәге “Сәламәтлекне саклау” милли проектына кергән “Йөрәк-кан тамырлары чирләренә каршы көрәш” төбәк программасын тормышка ашыруга тотынды. Аны башлау республикада үлем очракларның яртысы диярлек кан әйләнеше системасы чирләре аркасында булуына бәйле, дип хәбәр иттеләр үткән пәнҗешәмбедә ведомствоның мәгълүмат хезмәтендә.

Программа медицина учреждениеләренең ангиографлар, компьютер һәм магнит томографлары сатып алулары исәбенә диагностика һәм дәвалау ысулларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, ул алыс авыллар халкына медицина ярдәменең кулайлыгын арттыруны күзаллый. Сәламәтлекне саклау министрлыгында программаның 2024 елга миокард инфарктыннан һәм кан әйләнеше чирләреннән үлем очраклары санын киметер, дип өметләнәләр. Әле хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында йөрәк-кан тамырлары чирләреннән ешрак ир-атлар вафат була. Аларда бу күрсәткеч хатын-кызларга караганда дүрт тапкырга күбрәк, дип өстиләр мәгълүмат хезмәтендә.

“Сәламәтлекне саклау” милли проекты 2024 елга кадәр хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлем очраклары күрсәткечен киметүне (100 мең кешегә 350 очракка кадәр), беренчел медик-санитар ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларындагы кадрлар дефицитын бетерүне, барлык гражданнарга да елына ким дигәндә бер тапкыр профилактика медицина тикшерүе үткәрүне күзаллый. Милли проектны тормышка ашыруга Русия Федерациясендә 2019-2024 елларда 1,7 трлн сум тотыну планлаштырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Читайте нас: