+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июль 2019, 11:34

Путин ипотека буенча беренче түләүгә субсидия бирергә тәкъдим итте

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә гражданнарга ипотека буенча беренче түләүгә яки процент ставкасын компенсацияләүгә бер тапкыр бирелүче субсидия бирү мөмкинлеген эшләргә кушты.

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә гражданнарга ипотека буенча беренче түләүгә яки процент ставкасын компенсацияләүгә бер тапкыр бирелүче субсидия бирү мөмкинлеген эшләргә кушты. “Бюджет акчалары исәбенә гражданнарга ипотека (торак) кредитлары буенча беренче түләүгә яки процент ставкасын компенсацияләүгә бер тапкыр субсидияләр бирү кирәклеге турында тәкъдимнәр кертергә” , - диелә Кремль сайтындагы хәбәрдә.
Элегрәк Путин шулай ук хөкүмәткә аз килемле гаиләләрне милеккә бирми генә торак белән тәэмин итү юлларын эшләргә кушкан иде.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты 2024 елга торак төзелеше күләмен елына 120 миллион квадрат метрга кадәр җиткерүне, биш миллион гаиләнең торак шартларын яхшыртуны күзаллый.
Моннан тыш, уртача ипотека ставкасын 8 проценттан кимрәк дәрәҗәгә кадәр төшерү, шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру планлаштырыла.
2024 ел азагына кадәр милли проектны тормышка ашыруга якынча триллион сум тотыну планлаштырыла. Бу сумманың 90 проценты федераль бюджеттан бүленәчәк.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#владимирпутин
Читайте нас: