+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июль 2019, 11:26

Торак өчен акча җыю программасында катнашучылар саны Башкортстанда ике елда ун тапкырга арткан

Торак өчен акча җыю программасында катнашучылар саны Башкортстанда 2019 елның дүрт ае эчендә өч меңнән ашу кешегә арткан.

Торак өчен акча җыю программасында катнашучылар саны Башкортстанда 2019 елның дүрт ае эчендә өч меңнән ашу кешегә арткан. Бу моңа кадәрге ике елның шул ук чоры белән чагыштырганда ун тапкырга күбрәк. Шулай итеп, бүгенгә анда 6,5 мең кеше катнаша, аларның 1,6 меңе торак шартларын яхшырткан, дип хәбәр итәләр республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының мәгълүмат хезмәтендә.

Программа “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аны финанслау 2,5 тапкырга – елына 235 млн сумга кадәр арттырылган. 2018 елда бу максатка 106 млн сум бүленгән иде. 2017 елдан башлап бу программа буенча торак шартларын 1600дән артык гаилә яхшыртты.

Башкортстанда торак өчен акча җыю программасы 2014 елдан бирле башкарыла. Анда 18 яше тулган, 3-6 ел буе банк вкладларында акчалары җыелып барган республика кешеләре катнаша ала. Арытабан алар льготалы ставка буенча ипотека кредиты алырга хокуклы. Төбәк властьлары шулай ук программада катнашучыларга ай саен кертелгән сумманың 30 проценты күләмендә субсидия бирә.

2024 елга кадәр ипотека буенча ставканың 7,9 процентка кадәр төшүе “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының максатларының берсе булып тора. Шул ук вакытта беренчел базарда торак сатып алуга бирелгән кредитлар саны 2024 елга 1,13 млн сум мәшкил итәргә тиеш. Бу проект кысаларында ипотека кыйммәтле кәгазьләре базарын үстерү, торак кредитлавын электрон төргә күчерү, шулай ук торак төзелешен финанслауның яңа системасын үстерү планлаштырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: