+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июль 2019, 11:21

Башкортстанда милли проектлар ничек тормышка ашырыла?

Үткән атнада республика башлыгы милли проектлар буенча комитетның утырышын үткәрде. Анда федераль программаларның Башкортстанда тормышка ашырылуы каралды.

Үткән атнада республика башлыгы милли проектлар буенча комитетның утырышын үткәрде. Анда федераль программаларның Башкортстанда тормышка ашырылуы каралды.

Төбәк үсешендә өстенлекле юнәлешләр ачыкланды. Бу мәгариф, демография, сәламәтлекне саклау һәм мәдәният тармагындагы проектлар. Быел хөкүмәт якынча 20 мәктәп һәм балалар бакчасы, берничә балалар медицина учреждениесе, авылларда дүрт мәдәният йорты һәм 22 ФАП ачарга планлаштыра.

Башкортстан үсешендәге мөһим юнәлеш – медицина. Дәваханәләрдә искергән җиһазлар алмаштырылачак. Яңа аппаратлар йөрәк-кан тамырлары үзәкләренә, онкодиспансерга, балалар поликлиникаларына кайтартылачак. Бу учреждениеләрне юкка гына сайламаганнар, статистикага караганда, йөрәк чирләре һәм онкология – Башкортстан халкының үлем сәбәпләренең лидерлары. Шулай ук күппрофильле дәваханәләрдә тагы дүрт онкология үзәге ачылачак.

Үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен төбәкнең 133 мәктәбендә матди-техник базаны яңартачаклар.

“Демография” милли проекты кысаларында сигез меңгә якын гаилә ай саен беренче, өченче һәм арытабангы балалары өчен түләүләр ала.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://tv.rbsmi.ru
Читайте нас: