+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июль 2019, 10:33

Русиядә милли проект буенча 14тән артык аграр фән-мәгариф үзәге булдырылачак

Русиядә милли проект буенча 14тән артык аграр фән-мәгариф үзәге булдырылачак

Русиядә “Фән” милли проекты кысаларында 14 фән-мәгариф үзәге булдыру планлаштырыла. Моның өчен барлык шартлар – аграр вузлар, бизнесның һәм төбәк властьларының кызыксынуы бар, дип хәбәр итте Федерация Советында парламент тыңлаулары барышында РФ Фән һәм югары мәгариф министры урынбасары Алексей Медведев.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, 35 селектор үзәге булдыру да планлаштырыла. Алар арасында селекцион-орлык, селекцион-нәсел үзәкләре булачак. Мондый үзәкләргә таләпләр – биоресурс коллекцияләре һәм мәгариф программаларын тормышка ашыру мөмкинлеге булу.

“Фән” милли проектының аерым юнәлеше – ким дигәндә биш агробиотехнопарк булдыру. Икътисади механизмнар, оештыру-хокуки форма әлбәттә билгеләнәчәк, тик бизнесның да, субъектларның да мондый проектларны тормышка ашыруда кызыксынуы безнең яктан ярдәм белән ныгытылырга тиеш”, - диде министр урынбасары.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: futurerussia.gov.ru
Читайте нас: