+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июль 2019, 12:13

Путин милли проектлар өчен кирәкле булган федераль законнарны кабул итү вакытын билгеләде

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 2019 елның 15 декабренә кадәр куелган милли проектларны үтәү өчен кирәк булган федераль законнарны кабул итүне тәэмин итәргә кушты.

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 2019 елның 15 декабренә кадәр куелган милли проектларны үтәү өчен кирәк булган федераль законнарны кабул итүне тәэмин итәргә кушты.

Билгеләнгән вакытны үтәү буенча җаваплы итеп премьер-министр Дмитрий Медведевны тәгаенләде.

Бу йөкләмә июль башында президентның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе йомгаклары буенча эшләнде.

2018 елның май аендагы указлары белән Владимир Путин хөкүмәткә 2024 елга кадәр 13 милли проектны тормышка ашырырга кушты. Алар буенча чыгымнар суммасы 25,01 трлн сум тәшкил итә, милли проектлар 2019 елдан 2024 елга кадәр эшләнергә тиеш.

Иң күп чыгымнар онкология программасы, дәүләт секторын һәм мәктәпләрне санлы элемтә каналлары белән тәэмин итү, башкала булмаган шәһәрләрдә юлларны ремонтлау, “санлы дәүләт” өчен программа тәэмин ителешен инвестицияләү буенча планлаштырылган.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин


Яңалык чыганагы: www.gazeta.ru

Фото: www.kremlin.ru
Читайте нас: