+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 июль 2019, 10:57

Республика “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының максатлы күрсәткечләрен арттырып үтәячәк

Башкортстанда 2019 елның тәүге яртыеллыгы йомгаклары буенча торакны файдалануга тапшыру үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 процентка арткан.

Башкортстанда 2019 елның тәүге яртыеллыгы йомгаклары буенча торакны файдалануга тапшыру үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 процентка арткан. Мондый темплар белән республика “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының максатлы күрсәткечләрен арттырып үтәячәк, дип белдерделәр Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында.

“Агымдагы елның тәүге яртыеллыгында Башкортстанда 987 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 процентка артыграк. Башкарылган төзелеш эшләре күләме 3,7 процентка артты. 2019 ел йомгаклары буенча күзалланган күрсәткеч 2 млн 100 мең квадрат метр торак тәшкил итә. Димәк, планлаштырылган торак мәйданнарының яртысы диярлек файдалануга тапшырылган”, - дип хәбәр итәләр Дәүләт комитетында.

Барлыгы республика буенча төзелеш стадиясендә 5,8 млн квадрат метр күпфатирлы йорт. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты таләпләре буенча 2019 елга күрсәткеч 5,3 млн квадрат метр булырга тиеш, дип өстиләр ведомствода. Планны арттырып үтәүне комитетта өлешләтә торак төзелешендәге эскроу-исәпләр файдалану кагыйдәләрен кертү белән бәйлиләр.

“1 июльдән 214че “Өлешләтә төзелеш турында” Федераль законына үзгәрешләр кертелде, алар өлешләтә төзелештә катнашучыларның акчаларын файдалануны чикли. Шуңа бәйле, төзүчеләр объектларны әзерлек стадиясенә җиткерергә ашыга”, - дип билгеләделәр ведомствода.

Башкортстанстат мәгълүматлары буенча республика Волга буе федераль округында беренче яртыеллыкта торак биналарын файдалануга тапшыру буенча икенче һәм торакны бер кеше исәбенә файдалануга кертү буенча бишенче урында.

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты “Торак”, “Яшәү өчен яраксыз булган торак фондын тотрыклы бетерүне тәэмин итү”, “Ипотека”, “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” дигән дүрт федераль проекттан тора. Проект 2019-2024 елларга исәпләнгән һәм шул исәптән 2020 елга 120 млн квадрат метр торак төзүне күзаллый. Барлык чыганаклардан да финанслауның гомум күләме – 1 трлн сумнан артык (2024 елга кадәр).
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: