+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 июль 2019, 17:55

Иркутскка гуманитар ярдәм

Башкортстан халкы Иркутскка су басудан зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм белән ике йөздән артык посылка җибәрде.

Барлыгы Русия Почтасы һәм Русия Җәмәгать телевидениесе оештырган гуманитар акция башланганнан бирле русиялеләр 13 меңнән артык посылка җибәргән.

Посылкаларда тәү чиратта шәхси гигиена чаралары һәм тиз бозылмаучы азык-төлек продуктлары җибәрәләр. Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә дә түләүсез җибәрүгә шәхси гигиена чаралары (шампуньнәр, теш пастасы, теш щеткалары, сабын һ.б.); юу һәм дезинфекцияләү чаралары; урын-җир кирәк-ярагы; кием һәм аяк киеме; сөлгеләр, мендәрләр, юрганнар; тиз бозылмаучы азык-төлек продуктлары; кесә телефоннары кабул ителә.

Кулланылышта булган әйберләр җибәрү рөхсәт ителмәгәнлеген исәпкә алырга кирәк. Гуманитар ярдәм белән посылкалар ныклы төрелгән булырга тиеш. Посылкаларны җибәрү адресы: Русия Кызыл Тәресенең Иркутск бүлекчәсе. 664005, Иркутск өлкәсе, Иркутск шәһәре, 2нче Тимер юл урамы, 9А. Посылкада “Гуманитар ярдәм” дип язарга кирәк. Җибәрүчегә чек бирелә, аның саны буенча Русия Почтасында яки мобиль кушымтада гуманитар йөкнең юнәлешен карарга мөмкин.
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: