+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 август 2019, 11:09

Китапларны санлы төргә күчерәчәкләр

Ә.З. Вәлиди исемендәге милли китапханә 2024 елга “Мәдәният” милли проектының “Санлы мәдәният” проектын тормышка ашыру кысаларында 600 китапны санлы төргә күчерәчәк.

Ә.З. Вәлиди исемендәге милли китапханә 2024 елга “Мәдәният” милли проектының “Санлы мәдәният” проектын тормышка ашыру кысаларында 600 китапны санлы төргә күчерәчәк. Ел саен Милли электрон китапханәгә урнаштыру өчен 100әр экземплярны санлы форматка күчерү планлаштырыла.

Быел Милли китапханәнең “Китап һәйкәлләре” бүлегендә кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге XX гасыр башында бастырылган крайны өйрәнү характерындагы 100 һәм дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында 50гә якын китапны урнаштырачак. Бу Мәҗит Гафуринең, Шәехзадә Бабичның, Давыт Юлтыйның һәм башка язучыларның тәүге бастырылган китаплары. Шулай ук Башкортстан халкы телләрен, мәдәниятын, көнкүрешен үстерү турында сөйләүче әдәбият та урын алачак. Әлеге вакытта сканерлау аша үтүче китапларның бер өлеше Театр елына багышланган һәм республикабызда театрның булдырылуы турында сөйли.

Кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлегендә галимнәрнең кызыксынуын уятучы крайны өйрәнү характерындагы 20 меңгә якын басма саклана. Аларның күпчелеге ул вакытта кулланылган гарәп графикасында һәм латиницада бастырылган, әмма аларның бик зур фәнни потенциалы бар.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: