Төбәкнең эре шәһәрләрендә җиде яңа юл төзиячәкләр, дип хәбәр итте хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Дәүләт төзелеш һәм архитектура комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин. Бу объектларны төзү “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты буенча 671,3 млн сумга финанслана. Республика бюджеты 91,5 млн сум өстәде.