+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 август 2019, 16:45

Иң матур авыл кайда?

БР Муниципаль берләшмәләр ассоциациясе “Башкортстан Республикасының иң матур авылы” конкурсын игълан итте.

Конкурс Башкортстан Республикасы авылларында урындагы үзидарәнең һәм территориаль җәмәгать үзидарәсенең үсешенә ярдәм итү, гражданлык активлыгын арттыру, урындагы инициативаларны стимульләштерү, авылларны төзекләндерү кимәлен һәм авыл җирендәге халыкның тормыш сыйфатын арттыру, гражданнарны патриотик тәрбияләү, авыл тормышын популярлаштыру, авыл биләмәләренең туристик яктан җәлеп итүләрен үстерү максатында үткәрелә.

1 августтан заявкалар кабул ителә башлады. Заявкаларны “Башкортстан Республикасы муниципаль берләшмәләр советы” Ассоциациясе башкарма аппаратына Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46, 221нче кабинет адресы буенча тапшырырга кирәк. Барлык сораулар буенча 8 (347) 280-85-09, (347) 280-81-82 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
Читайте нас: