+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 август 2019, 12:10

“Уйлап та тормый, һәрберегез белән саубуллашачакмын” – диде Хәбиров район башлыкларына

Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы төзекләндерү эшләре өчен түләү барышындагы җитешсезлекләр өчен ни көтүен әйтте.

29 июльдә Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әгәр дә контроль территорияләрендә төзекләндерү эшләре өчен түләү барышында җитешсезлекләр ачыкланса, район башлыклары белән “уйлап та тормый саубуллашачагы” турында белдерде. Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляевның республикада “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты чараларын тормышка ашыру турындагы доклады барышында төбәк җитәкчесе Дәүләкәндә Карл Маркс урамы 6нчы йорт подъездларының берсендә төзекләндерү эшләренең канәгатьләнерлек булмавын билгеләде. “Кеше подъезддан чыга да, биеклеге 20 см булган бордюрга килеп терәлә. Менә бу сылап куйган нәрсә – янәсе дә инвалидлар өчен, янәсе дә уңайлы мохит”, - диде Хәбиров.

Республика башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының сүзләренә караганда, шушындый моментлар башлыкларның уңайлы мохит булдыру буенча проблема белән җитди шогыльләнүләрендә шик тудыра.

Төбәк җитәкчесе кешеләрдән алар белән төзекләндерү буенча фикер алыштылармы дип соравын, аларның бертавыштан “юк” дип әйтүен дә белдерде.

Радий Хәбиров хәзер район башлыкларына барлык төзекләндерү программалары буенча да тик Республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тикшерү үткәргәч кенә түләргә кушты.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: