+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 август 2019, 11:23

Эчәр су белән тәэмин итү сыйфатын арттыру төбәк программасы расланды

“Экология” милли проектының “Таза су” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда Эчәр су белән тәэмин итү сыйфатын арттыру төбәк программасы расланды.

“Экология” милли проектының “Таза су” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда Эчәр су белән тәэмин итү сыйфатын арттыру төбәк программасы расланды.

Алты ел эчендә үзәк су белән тәэмин итү системасындагы су норматив таләпләргә ярашлы булмаган Әлшәй, Баймак, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Дәүләкән, Иглин, Калтасы, Кыйгы, Кушнарен, Мәчетле, Стәрлетамак, Уфа, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә районнары һәм Стәрлетамак шәһәре территорияларында 29 су белән тәэмин итү объектын төзү, реконструкцияләү яки модернизацияләү планлаштырыла. Программаны тормышка ашыру республиканың 45 авылындагы 200 меңгә якын кешене сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә БР Хөкүмәтенең мәгълүмат хезмәте. Бу максатларга Башкортстанда 2024 елга кадәр федераль бюджет исәбеннән 4 миллиардтан артык акча җәлеп ителәчәк, төбәк бюджеттан финанслашу кимәле 2 процент булачак.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: