Мондый таләпне Русия Президенты Сахалин өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Валерий Лимаренко белән очрашуы барышында яңгыратты. Ул гражданнарның диспансеризациясе реаль һәм уңайлы булырга тиешлеген, кешеләрне еракка җибәрмәскә кирәклеген ассызыклады. Аны үткәрү өчен мобиль комплекслар файдаланырга кушты.
“Комплекслар аларсыз тикшерү үтеп булмаган җирләрдә булырга тиеш. Ә нәрсәнедер яңадан төзеп яки тергезеп була икән, төзергә һәм тергезергә кирәк, - диде дәүләт башлыгы. – Бәлки, сәламәтлек саклау максатларына туры килмәгән, искергән биналарның профилен үзгәртергәдер, кайдадыр яңаларын төзергәдер. Тик искеләрен яңа биналар төзелгәч кенә ябарга кирәк. Алар алдан ябылырга тиеш түгел”.
Хәтерегезгә төшерәбез, дәүләт алты ел буена Русия Президентының милли проектларын тормышка ашыруга 28 триллион сум бүләчәк. Республикабыз 170,6 млрд сум алачак, шул исәптән быел – 34,2 млрд сум. Бу акчалар, тәү чиратта, сәламәтлек саклау өлкәсенә юнәлтеләчәк. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров билгеләвенчә, бу алга адым ясау мөмкинлеге.
Фото: Алексей Дружинин/пресс-служба президента РФ/ТАСС