+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 август 2019, 11:10

Башкортстанда тагы да дүрт предприятие мәшгульлеккә ярдәм итү милли проектында катнаша

“Эш җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстан Республикасының дүрт предприятиесе белән килешүләр төзелде.

“Эш җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстан Республикасының дүрт предприятиесе белән килешүләр төзелде. Бу турыда төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгының мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.

Беренче компания – “Лайнер” җәмгыяте. Нефть-геофизик җиһазлар җитештерү базарында нәтиҗәле үсешүче предприятие булып тора. Икенче – “Пакер” Фәнни-җитештерү фирмасы. Скважина эчендәге җир асты җиһазларын эшләү, җитештерү, Русиянең һәм якындагы чит илләрнең нефть-газ комплексларының барсын да диярлек шушы җиһазлар белән тәэмин итү, аларны сервис хезмәтләндерү белән шөгыльләнә. Өченче предприятие – “НПП ОЗНА-Инжиниринг” җәмгыяте – диверсификацияләнгән җитештерү-инжиниринг Холдингы. Компания нефть-газ тармагы өчен карарлар комплексын тормышка ашыра: нефть-газ җиһазларын проектлый, җитештерә, сервис хезмәтләндерә; нефть, газ һәм суны транспортлау тармагында инжиниринг ясый. Дүртенче – “Сервис-Мастер” җәмгыяте (“Башнефтегеофизика” җәмгыяте филиалы), күппрофильле сервис компаниясе. Махсус техниканы җитештерү белән ремонтлаудан башлап транспорт хезмәтләре күрсәтүгә кадәр төрле хезмәтләр күрсәтә. Хәтерегезгә төшерәбез, милли проектта катнашу кысаларында предприятиеләр производство процессларын оптимизацияләү буенча проектларны тормышка ашыруда хезмәт җитештерүчәнлеге тармагында экспертларның методологик ярдәмен куллану мөмкинлеген файдалана алачак.

Шулай итеп, әлеге вакытта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан республика оешмалары белән 31 килешү төзелгән. Алар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш индустриясе предприятиеләре. 2019 елда милли проектны тормышка ашыруга республиканың 50 предприятиесен җәлеп итү планлаштырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Источник новости: https://economy.bashkortostan.ru/
Читайте нас: