+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август 2019, 11:10

Башкортстанда эш җитештерүчәнлеген арттыру өчен “Процесслар фабрикасын” ачачаклар

Төбәк властьлары алдында 2024 елга эш җитештерүчәнлеген 30 процентка арттыру мәсьәләсе тора.

Төбәк властьлары алдында 2024 елга эш җитештерүчәнлеген 30 процентка арттыру мәсьәләсе тора.

Эш процессын имитацияләгән “Процесслар фабрикасы” “Эш җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проекты буенча төбәк предприятиеләрендә эш җитештерүчәнлеген арттыру өчен Башкортстанда ел азагына кадәр барлыкка киләчәк. Мәсьәлә – 2024 елга кадәр базалы өлкәләрдә эш җитештерүчәнлеген 30 процентка арттыру, дип хәбәр итте республиканың икътисади үсеш министры урынбасары Айрат Фәхретдинов.

“Бу изделиеләр җитештерү буенча производство агымының имитациясе. Анда хезмәткәрләр продукция җыю барышында реаль тәҗрибә ала ала. Фабрика производствоның төрле этапларында югалтуларны ачыкларга һәм аларны бетерергә мөмкинлек бирә. Бу хезмәткәрләрне сакчыл производство принципларына өйрәтүнең бер элементы”, - диде ул.

Шул ук вакытта процесслар фабрикасын файдаланып укыту барышында әзер продукция чыгарыла. Аны булдыру милли проект кысаларында финанслана, акчалар инструментлар, җиһазлар, методик материаллар сатып алуга юнәлтеләчәк, дип өстәде Фәхретдинов. “Милли проект кысаларында төбәк гомумләштерелгән фабрика булдыру мөмкинлеген ала, анда барлык катнашучылар да бушлай укый алачак”, - дип билгеләде ул.

“Процесслар фабрикасын” булдыру өчен берничә мәйдан карала. Проект ел азагына кадәр тормышка ашырылачак. Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елда республика федераль бюджеттан милли проектларны тормышка ашыруга 112,5 млн сум акча алачак. 2024 елга кадәр төбәк эш җитештерүчәнлеген 30 процентка арттырырга тиеш, моның өчен милли проектка 196 предприятиене кертергә, 1661 хезмәткәрне укытырга кирәк булачак.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru/
Читайте нас: