+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август 2019, 11:19

Технопарклар, остаханәләр, санлы укыту: Башкортстанда “Мәгариф” милли проектына күпме акча сарыф ителәчәк?

“Мәгариф” милли проектын 2018 елда Русия президенты Владимир Путин раслаган иде.

“Мәгариф” милли проектын 2018 елда Русия президенты Владимир Путин раслаган иде.

Ул Русия мәгарифының глобаль конкуренциягә сәләтлелеген, шулай ук Русия Федерациясенең гомум мәгариф сыйфаты буенча 10 алдынгы ил исәбенә керүен тәэмин итәргә тиеш.

Барлык мәктәпләрдә дә яңа укыту һәм тәрбияләү алымнары, мәгариф технологияләре кертеләчәк, алар балаларның укуга җәлеп ителгәнлеген арттырачак.

Моннан тыш, укыту алымнары үзгәртеләчәк. 2019 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәр милли проектны тормышка ашыруга 17,5 млрд сум юнәлтеләчәк.

Федераль бюджеттан 8,7 млрд, тупланган бюджеттан 8,3 млрд, Башкортстан бюджетының районнар бюджетына бюджетара трансфертлардан 1,2 млрд, район бюджетларыннан 50,6 млн сум бүленәчәк.

“Мәгариф” милли проекты составында – сигез төбәк проекты: “Заманча мәктәп”, “Һәр баланың уңышы”, “Балалары булган гаиләләргә ярдәм”, “Санлы мәгариф мохите”, “Киләчәк укытучысы”, “Яшь профессионаллар”, “Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр”, “Социаль активлык”.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: