2024 елга Башкортстан чимал булмаган товарлар экспорты күләмен икеләтә – 3,83 млрд АКШ долларына кадәр арттырырга ниятли.
Бу күрсәткечне республика 2019 елның биш аенда үткән елның гыйнвар-май айлары белән чагыштырганда 14,4 процентка арттыруга ирешкән һәм ул 701,7 млн доллар кимәленә җиткән.
Элегрәк Башкортстанның Тышкы икътисад элемтәләре буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов хәбәр итүенчә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасыннан экспортерлар санын якындагы биш елда, ким дигәндә, икеләтә – 1302гә кадәр арттыру планлаштырыла.
Русия Президенты Владимир Путинның указы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт ” милли проектын тормышка ашыру аркасында Башкортстанда әлеге вакытта биш төбәк проекты тормышка ашырыла. Аларның икесен – “БРда экспортны үстерү” һәм “БРда хезмәтләр экспортын үстерү” проектларын тормышка ашыру һәм координацияләү Башкортстанның Тышкы икътисад элемтәләре буенча дәүләт комитетына беркетелгән.
“Экспортка продукцияне транспортировкалауга чыгымнар өлешендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын субсидияләү буенча программа экспорт эшмәкәрлеген үстерүдә бик мөһим. Программаны республика хөкүмәте быел тәүге тапкыр кабул итте, әлегә Русиянең башка төбәкләрендә аның аналогы юк. Бу максатка республика бюджетыннан 2019 елга 40 млн сум акча бүленгән. Бүгенгә тугыз компания компенсацияләр алды. Түләүләрнең суммар күләме 7 млн сум тәшкил итте”, - диде Руслан Мирсаяпов.
Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча республика чит илләрдә үзенең вәкиллекләре челтәрен актив булдыра. Төп максат – Башкортстанга инвестицияләр җәлеп итү, төбәк предприятиеләренең тышкы базарларда урын алуы. Хәтерегезгә төшерәбез, июньдә Австриядә Башкортстанның рәсми вәкиллеге ачылды. Ел азагына кадәр шундый ук вәкиллекне Төркиядә ачу планлаштырыла.
“БРда хезмәтләр экспортын үстерү” төбәк проектын тормышка ашыру исәбенә 2024 елга Башкортстан хезмәтләр экспорты күләмен 452 АКШ долларына кадәр арттырырга ниятли.
2024 елга кадәр төбәк проектын тормышка ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 100 млн сум акча бүләчәкләр.
Әлегә хезмәтләр экспорты белән шөгыльләнгән компанияләрдә анкеталау нәтиҗәләре буенча экспертлар арытабангы уңышлы үсешүгә комачаулаган төп барьерларны билгеләде.
Төп барьерлар исәбенә респондентлар кызыксындырган базарлар турында аналитик мәгълүматләрнең җитмәвен, башка илләрдә контрактларны башкаручыларны сайлау процедурасының үтә күренмәле булмавын, шулай ук Русия стандартларының чит ил стандартларына туры килмәвен билгеләгән.