+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 август 2019, 16:38

Әбҗәлил районында роботлаштырылган сөт-товар фермасы булдырылачак

Бөтенрусия инвестсабантуе кысаларында вице-премьер - БР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фәзрахманов һәм “Красная Башкирия” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Раил Фәхрисламов Әбҗәлил районында 800 баш сыерга исәпләнгән роботлаштырылган сөт-товар фермасын булдыру турында инвестиция килешүенә кул куйды.

Элегрәк проектны “Инвестсәгатьләрнең” берсендә караган иделәр. Аны тормышка ашыру ел саен евростандарт таләпләренә җавап биргән 9 мең тонна югары сыйфатлы сөт җитештерү мөмкинлеген бирәчәк. Инвестицияләр күләме 460 млн сумнан артык булачак.

Предприятиегә роботларны инде кайтартканнар, аларны кую эшләре бара.

Фото: on.rbsmi.ru
Читайте нас: