+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 август 2019, 10:57

Быел көз Башкортстанда интернетка 389 ФАП тоташтырылачак

2019 елның 30 ноябренә кадәр Башкортстанда интернетка 389 фельдшер-акушерлык пунктны тоташтыру планлаштырыла.

2019 елның 30 ноябренә кадәр Башкортстанда интернетка 389 фельдшер-акушерлык пунктны тоташтыру планлаштырыла.

Бу турыда республика Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән оператив киңәшмәдә БР мәгълүматләндерү һәм “Ачык Республика” системасы эшләве мәсьәләсе буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Геннадий Разумикин белдерде.

Барлыгы “Санлы икътисад” милли проекты кысаларында өч ел эчендә ике меңнән артык сәламәтлек саклау объекты тоташтырылачак.

Геннадий Разумикин билгеләвенчә, республиканың социаль мөһим объектларын интернетка тоташтыру буенча электрон аукцион нәтиҗәләре буенча башлангыч хак 2,5 млрд сум иде, потенциаль бюджет чыгымнарын 1,7 млрд сумга кадәр киметеп булды. Нәтиҗәдә 2021 елга Башкортстанда интернетка өч меңгә якын социаль мөһим объект: ФАПлар, мәктәпләр, урындагы үзидарә органнары һ.б. тоташтырылачак.

-Социаль мөһим объектларны интернетка тоташтырганнан соң төзелгән инфраструктураны авылларда физик һәм юридик затлар өчен файдалану планлаштырыла, - дип өстәде Геннадий Разумикин. – Тарифлар авыллар һәм район үзәкләре халкы өчен кулай булачак.

“Русия Федерациясендә санлы икътисад” милли программасы кысаларында республикада “Мәгълүмати инфраструктура”, “Мәгълүмати хәвефсезлек”, “Санлы технологияләр”, “Санлы дәүләт идарәсе”, “Санлы икътисад өчен кадрлар” дип аталган биш төбәк проекты тормышка ашырыла.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://glavarb.ru/rus/

Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: