+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 август 2019, 11:58

Башкортстанда “Демография” милли проекты кысаларында 45 балалар бакчасы төзиячәкләр

“Демография” милли проекты кысаларында 2020 елның азагына кадәр Башкортстанда якынча 7 мең урынга исәпләнгән 45 балалар бакчасы төзиячәкләр, ди хәбәр итте республиканың Хезмәт министрлыгы башлыгы Юрий Мельников.

Аның сүзләренә караганда, балалар бакчаларын киләсе елның азагына төзеп бетү планлаштырыла. Республика бу максатка федераль бюджеттан 2 млрд-тан артык акча алачак.

“Башинформ” агентлыгы элегрәк хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында Башкортстанда дүрт төбәк проекты тормышка ашырыла. Алар арасында – “Балалары туганда гаиләләргә финанс ярдәм”, “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә укыту шартларын булдыру” һәм “Өлкән буын”.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин

Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: