+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 август 2019, 11:22

Башкортстанның милли проектларны тормышка ашыручы предприятиеләре экспертларны җәлеп итүгә акча алачак

Башкортстанның “Эш җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проектын үзаллы тормышка ашыручы предприятиеләре экспертлар җәлеп итүгә 95 млн сум акча алачак.

Башкортстанның “Эш җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проектын үзаллы тормышка ашыручы предприятиеләре экспертлар җәлеп итүгә 95 млн сум акча алачак. Акчалар 16 компания арасында бүленәчәк, дип хәбәр итте республиканың тышкы икътисад үсеше министры урынбасары Айрат Фәхретдинов.

“Быел 50 оешма “Эш җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проекты катнашучысы булырга тиеш. Аларның18-е эш җитештерүчәнлеген федераль компетенцияләр үзәге экспертлары, 16-сы – төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән арттырачак, тагы да 16-сы экспертларны читтән җәлеп итәчәк, алар милли проектны үзаллы тормышка ашыра. Читтән белгечләрне җәлеп итүгә 2019 елга 95 млн сум акча бүленәчәк”, - дип сөйләде ул.

Әлеге вакытта милли проект буенча сакчыл җитештерү принципларын үзаллы кертүче предприятиеләр саны 12-гә җитте. Алар авыл хуҗалыгы, химик производство, приборлар төзү, инжиниринг кебек төрле өлкәләр. Катнашучылар арасында акчалар мохтаҗлык буенча бүленәчәк. “Һәр предприятиенең үз производство циклы, төрле үсеш кимәлләре. Шуңа да барлык үзенчәлекләрне исәпкә алачакбыз. Экспертлар җитештерү процессларын оптимальләштерергә, чыгымнарны кыскартырга ярдәм итәр, дип ышанабыз”, - дип билгеләде Фәхретдинов.

Министр урынбасары 2019 елда милли проектка 50 предприятиене җәлеп итү – минимум мәсьәләсе булуын да өстәде. Ведомство максатлы күрсәткечне арттырып үтәргә ниятли. Министрлык мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта республика хөкүмәте белән сакчыл җитештерү принципларын кертү турында 31 предприятие килешү төзегән.

“Эш җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлекә ярдәм итү” милли проекты 2017 елдан башлап башкарылучы шундый ук исемле өстенлекле проектның дәвамы булып тора. Милли проектның төп максаты – икътисадның эшкәртү производстволары, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм төзелеш кебек тармакларындагы урта һәм эре предприятиеләрдә эш җитештерүчәнлеге үсешен 2018 елдагы 1,4 проценттан 2024 елга 5 процентка кадәр арттыру.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Читайте нас: