+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 август 2019, 11:49

НИЧЕК 5,5-7 ПРОЦЕНТ БЕЛӘН ИПОТЕКА АЛЫРГА?

Республикада “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Торак төзелеше тупланмалары” ипотека-туплау системасы проекты Башкортстан халкына 5,5-7 процент белән ипотека кредиты алырга мөмкинлек бирә.

Республикада “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Торак төзелеше тупланмалары” ипотека-туплау системасы проекты Башкортстан халкына 5,5-7 процент белән ипотека кредиты алырга мөмкинлек бирә. БР ипотека-туплау механизмнары һәм программаларын үстерү буенча дирекция җитәкчесе Евгений Декатов моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге хакында сөйләде.


-Башкортстан Республикасы – “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының төбәк компоненты эшләнгән төбәкләрнең берсе – монда “Башкортстан Республикасы ипотекасы” программасы гамәлдә. Ул урта килемле гражданнарга партнер-банкларда өч-алты ел буена тәүге взноска акча җыерга һәм республика бюджетыннан исәпкә кертелгән акчаларның 30 проценты күләмендә субсидия алырга мөмкинлек бирә. Димәк, һәр ун меңе өчен программада катнашучы тупланмаларын премияләү төрендә өчәр мең ала. Бу тупланма тәмамлангач, кеше, туплау вакытына карап, 5,5-7 процент ставкасы белән торак алуга ипотека кредиты ала, - дип сөйләде Евгений Декатов.

Бу программаның мөһим моменты – дәүләт лидерының 2024 елга ипотека ставкасын 8 проценттан түбәнрәк кимәлгә төшерү өлешендәге максатларының берсен үтәү.

-Башкортстан Республикасында карар бар инде. Моннан тыш, “Гаилә ипотекасы” федераль программасына ярашлы, икенче балалары туганда 5-6 процент белән арзан кредит алу артыннан мөрәҗәгать иткән гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары эшләнә. Якын арада республика хөкүмәтенә “Торак төзелеше тупланмалары” программасына проект-өстәмәне раслауга кертү планлаштырыла. Ул яшь ата-аналарга, алар программа буенча туплауларын тәмамлап, торак сатып алсалар да, республика бюджетыннан өстәмә премия алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, безнең исәпләүләр буенча, ставка 5-6 проценттан 3-3,5 процентка кадәр төшәчәк, - дип өстәде ведомство җитәкчесе.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://pravitelstvorb.ru/ru/
Читайте нас: