+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 август 2019, 11:52

Путин: мәктәп укучылары халыкара олимпиадаларда җиңүләре өчен 1 млн сум алачак

Русия Президенты Владимир Путин халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган мәктәп укучылары быелдан башлап 1 млн сум премия алачагы хакында игълан итте.

Русия Президенты Владимир Путин халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган мәктәп укучылары быелдан башлап 1 млн сум премия алачагы хакында игълан итте.

“Быел ук халыкара кимәлендәге олимпиадаларда медальләр яулаган мәктәп укучылары, шулай ук бу командаларның тренерлары президент премиясы алачак, шул исәптән мактау пьедесталының иң югары баскычын яулаган укучылар – 1 млн сум, - дип сөйләде дәүләт башлыгы “Талант һәм уңыш” фондының попечителлек советы утырышында. – Көмеш медаль өчен – 500 мең сум, бронза медаль өчен – 400 мең сум”. Путин “Сириусның” тәрбияләнүчеләре 2018 елда халыкара олимпиадаларда 38 медальдән 33-ен яулавын билгеләде.

Русия лидеры сүзләренә караганда, 2020 елдан сәләтле вуз укучылары өчен президент гранты программасын киңәйтү карары кабул ителгән.

Путин “Сириуста” шулай ук РФ-ның төрле төбәкләреннән 4,3 меңнән артык педагогларның, шул исәптән балаларның сәләтләрен ачыклау һәм үстерү бердәм системасында берләшәчәк төбәк үзәкләрендә эшләү өчен дә укуын билгеләде. “Без “Сириус” чын йолдызлык булсын, зур илебезнең барлык төбәкләрендә дә шундый йолдызлар булсын дип тырышабыз”, - дип белдерде дәүләт башлыгы.


#владимирпутин


Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru/
Читайте нас: